Читтән карасам — аклы, Татып карасам — татлы.
Кабыклап пешерелгән бәрәңге
Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк;
Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
Икмәк
Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта. Якмыш
Кыстыбый
Ахактан, бохактан, Тар — авыздан, киң төптән, Эче өрелгән,
Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
Бәлеш
Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
Токмач
Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
Бавырсак
Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
Казылык
Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле.
Карбыз
Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
Тоз
Ашка салсаң — тәм кертә, Борынга салсаң — төчкертә.
Борыч
Кар түгел — ак, Боз түгел — каты, Тоз түгел — эри.
Шикәр
Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була.
Кояш
Оно если есть, день будет.
Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды.
Боз
Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
Җил
Советуем также посмотреть: Исламские загадки для детей и взрослых
